НОВОСТИ

Четверг, 29 октября 2015 10:40

“Иң яхшы” нинди була?

Оцените материал
(2 голосов)

Берничә көн элек Мәскәү районындагы 2нче лицей-интернатның Татарстандагы иң яхшы – 30, Россиядәге 500 урта белем бирү йорты исемлегенә керүе мәгълүм булды. Шул уңайдан лицей директоры Ирек Ризвановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

– Әлеге исемлек ел саен яңабаштан төзеләме? Бу казаныш сезгә нәрсә бирә?


– Әйе, узган уку елы нәтиҗәләре буенча әлеге исемлек ел саен булдырыла. Россиянең иң уңышлы мәктәпләрен сайлап алалар. Мәгълүм булганча, иле­бездә 50 меңнән артык мәктәп бар. Чынлап та, мәктәпнең җитди бер сыйфатлы белем бирү күрсәт­кече, зур казаныш бу. Иң беренче чиратта БДИ, олимпиадаларда җиңү нәтиҗә­ләре, вузларга керү буенча йомгак ясала монда. Узган ел олимпиадалар җәһәтен­дә зур казанышларыбыз бул­ды. Былтыр Россия ки­мәлендә – тугыз, республика дәрәҗәсендә утыз биш җиңүчебез һәм алдынгы урын алучыбыз бар. 280 кешелек мәктәп өчен зур күр­сәткеч бу. Безгә 600-800 бала укучы мәктәпләр белән ярышырга туры килә. Хокук, информатика, биология фәннәре юнәлешендә ае­руча зур уңышларга ирештек.


– Былтыр укып бетер­гәннәр кайсы вузларга укырга керде?


– Узган ел лицеебызны бик сәләтле егетләр тәмам­лады. Мәскәү вузларына керүчеләр шактый булды. Әйтик, тугыз егетебез Югары икътисад мәктәбенә керде. Мәскәү физика-техника институтына, Бауман исе­мен­дәге техника университетына, медицина институтына кабул ителделәр. Үзебездәге вузларга килгәндә, 12 егетебез КАИга керде. Берен­че­дән, без аның белән хезмәт­тәшлек итәбез. Икенчедән, анда роман-герман телләре буенча, белемне инглизчә бирүче магистратура ачылды. Шуңа күрә безнең егетләр киләчәктә шул магис­тратурада укыячак студентлар буларак карала.


– Былтыр алтын ме­даль­гә тәмамлаучылар бул­дымы?


– Узган ел алтын медаль алучылар бар. Тик без алтын медальгә әллә ни әһә­мият бирмибез. Чөнки балаларга түбәнрәк бил­ге­ләр куярга да курыкмыйбыз.


– Казанда айти-лицей да эшли башлады. Сезнең аерма нәрсәдә?


– Беренчедән, анда ни­гез­дә айти, компьютер юнә­лешендә укыталар. Шулай да аермалыкларга караганда охшаш якларыбыз күб­рәктер. Сер түгел, алар без­нең өлге-модель буенча корылды. Аларда да балалар торып, интернат системасы буенча укый. Дөрес, быел анда кызларны да кабул ит­теләр. Бездә телләр өйрә­нүгә зур игътибар би­релә. Кайбер фәннәрне си­гезен­чедә инглизчә дә укыта башлыйбыз. Хәтта чит ил мәк­тәп­ләрендә уку өчен имтихан биреп, көч­ләрен сынап караучылар да бар. Без шундый шартлар тудырырга тырышабыз: талантлы бала укырга килгән икән, ул үз мәсләген һич­шиксез табарга тиеш. Инженер, укытучы, табиб булырга уйлыймы, сәләтен үстерергә мөм­кинлек бирергә тырышабыз. Билгеле, лицейда бөтен шартларны тудырып булмый. Шуңа күрә хәзер Югары икътисад мәктәбе, КАИ, айти-парк һәм Иннополис белән хезмәттәшлек итәбез.


– Әлеге мактаулы исем­леккә эләгү нәрсә би­рә? Укытучыларның хезмәт хакы артмыймы?


– Ни кызганыч, артмый, шартлар да шул килеш кала. Билгеле, республикадагы иң яхшы утыз мәктәп арасына эләгү абруебызны арттыра. Дөрес, әлеге исем­леккә эләгү нәтиҗәсендә лицеебызга 50 мең сумлык сертификат бирелде. Бу – уртак казаныш, әлеге акчаны ни-нәрсәгә тотыйк, дип укучыларыбызга да мөрә­җә­гать иттек. Монда укучы­ларның да, укытучыларның да хакы бар: мәктәп өчен нәрсә алырга, бу акчаны нәрсәгә тотарга икәнлеген бергәләп хәл итәрбез.


– Югарыдан ярдәм тоясызмы?


– Соңгы елларда, чынлап та, Мәгариф министрлыгы, хөкүмәт матди-техник җи­һаз­ланыш, укытучы­лар­ның белемен күтәрү юнә­лешендә мәктәпләргә зур игътибар бирә башлады. Моның әҗе­ре балаларга кайта. Әйтик, безнең инглиз теле укытучысы Денис Колесников хәзер­ге вакытта Америкада ике айлык курсларда укый. Бу грантны Россиядә биш укытучы гына отты. Әле менә физика, математика укытучыларыбыз Сочида булып кайтты. Мәскәүгә, Петербургка белемен күтәрергә барырга җыенучылар да бар.


– Укучылар өчен “Сә­ләт”, ШТК җәйге лагерьлары бар. Безгә дә шундыйрак җәйләү кирәк иде, дип министрлыктан сораганыгыз юкмы?

 


– Әле сораганыбыз юк. Сәләтле балалар өчен Татарстанда мондый челтәр­ләр барлыкка килеп тора. Киләчәктә эшебезне күреп, безнең кебек берничә мәк­тәпне исәпкә алучы лагерь булдырсалар, билгеле, яхшы булыр иде.

 

Источник - http://www.vatantat.ru/index.php?pg=2929

Прочитано 5916 раз

Новостной календарь

« Март 2024 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
        1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Самые популярные за месяц

  • Поступление в лицей
    Поступление в лицей Друзья-абитуриенты, с сегодняшнего дня стартовал приём заявок на поступление в…
    Опубликовано Четверг, 29 февраля 2024 16:52 Прочитано 1279 раз
  • Подготовительные курсы. Интенсив
    Подготовительные курсы. Интенсив У нас осталось немного времени до вступительных экзаменов!Приглашаем Вас на…
    Опубликовано Понедельник, 11 марта 2024 16:25 Прочитано 693 раз