НОВОСТИ

Пятница, 12 декабря 2014 14:19

Татарча проектлар ярминкәсе

Оцените материал
(2 голосов)

6 декабрь көнне лицеебызда “Татарча проектлар ярминкәсе” узды. Берничә ай дәвамында лицеистлар татар телен үстерүгә юнәлгән бер-берсеннән кызыклы проектны әзерләде, алар өстендә тырышып эшләде һәм, ниһаять, ярминкәдә лицей укучыларына, әти-әниләргә һәм кунакларга тәкъдим итте.

Ярминкә максаты – укучыларны иҗади эшкә җәлеп итү, мәктәптә алган белемнәрне реаль тормышта кулланырга өйрәтү, татар теленә кызыксыну һәм мәхәббәт арттыру. Чарада тәкъдим ителгән проектлар төрле өлкәләргә һәм юнәлешләргә карый, ләкин барысын да татар телен үстерү, аның байлыгын күрсәтү теләге ята. 

Проектлар арасында зур кызыксынуны фән циклы уятты. Биология һәм химиядән укучылар кызыклы видеолар әзерләде, үз темаларны татарча аңлатты. Физикадан 10 сыйныф укучылары “Кызык-мызык” дигән журнал ясады. Информатиклар исә экранда татарча экскурсия ясаган роботны һәм ридерлар өчен экран саклагычын әзерләде. 

Лицеистлар уеннарны да онытмады. Татар теленә тәрҗемә ителгән Counter Strike уены бер яшүсмерне дә битараф калдырмады кебек. Монополия һәм Activities өстәл уеннары да зур популярлык казанды.

 Кызыклы проектлар исемлегендә шулай ук татар телендә ясалган сайтлар, TED видеолары  өчен башкарылган татар субтитрлары, татар исемнәре мәгънәләре, Татар Википедиясе өчен язылган мәкаләләр һәм башка матур гына идеяләр бар. 8 сыйныф укучылары исә, гомумән, татар телен өйрәнә башлаучылар өчен сүзлекчәләр әзерләде. 

Чара барышында лицеистлар кунакларны татар көйләрен уйнап шатландырдылар, каллиграфия белән язылган открыткалар бүләк иттеләр, лицей символикалы баннер фонында фото ясап, магнитлар эләштеләр, кызыклы викториналар үткәрделәр. 

Оештыру комитеты ярминкәсендә катнашкан, аны уздыруда ярдәм кулын сузган, теләктәшлек белдергән бар укучыларга һәм укытучыларга рәхмәтен белдерә һәм чара дәвамлы булыр дигән теләктә кала.

 

Прочитано 5879 раз

Галерея изображений

Новостной календарь

« Апрель 2024 »
Пн Вт Ср Чт Пт Сб Вс
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30