Берничә көн элек Мәскәү районындагы 2нче лицей-интернатның Татарстандагы иң яхшы – 30, Россиядәге 500 урта белем бирү йорты исемлегенә керүе мәгълүм булды. Шул уңайдан лицей директоры Ирек Ризвановка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Әлеге исемлек ел саен яңабаштан төзеләме? Бу казаныш сезгә нәрсә бирә?
– Әйе, узган уку елы нәтиҗәләре буенча әлеге исемлек ел саен булдырыла. Россиянең иң уңышлы мәктәпләрен сайлап алалар. Мәгълүм булганча, илебездә 50 меңнән артык мәктәп бар. Чынлап та, мәктәпнең җитди бер сыйфатлы белем бирү күрсәткече, зур казаныш бу. Иң беренче чиратта БДИ, олимпиадаларда җиңү нәтиҗәләре, вузларга керү буенча йомгак ясала монда. Узган ел олимпиадалар җәһәтендә зур казанышларыбыз булды. Былтыр Россия кимәлендә – тугыз, республика дәрәҗәсендә утыз биш җиңүчебез һәм алдынгы урын алучыбыз бар. 280 кешелек мәктәп өчен зур күрсәткеч бу. Безгә 600-800 бала укучы мәктәпләр белән ярышырга туры килә. Хокук, информатика, биология фәннәре юнәлешендә аеруча зур уңышларга ирештек.
– Былтыр укып бетергәннәр кайсы вузларга укырга керде?
– Узган ел лицеебызны бик сәләтле егетләр тәмамлады. Мәскәү вузларына керүчеләр шактый булды. Әйтик, тугыз егетебез Югары икътисад мәктәбенә керде. Мәскәү физика-техника институтына, Бауман исемендәге техника университетына, медицина институтына кабул ителделәр. Үзебездәге вузларга килгәндә, 12 егетебез КАИга керде. Беренчедән, без аның белән хезмәттәшлек итәбез. Икенчедән, анда роман-герман телләре буенча, белемне инглизчә бирүче магистратура ачылды. Шуңа күрә безнең егетләр киләчәктә шул магистратурада укыячак студентлар буларак карала.
– Былтыр алтын медальгә тәмамлаучылар булдымы?
– Узган ел алтын медаль алучылар бар. Тик без алтын медальгә әллә ни әһәмият бирмибез. Чөнки балаларга түбәнрәк билгеләр куярга да курыкмыйбыз.
– Казанда айти-лицей да эшли башлады. Сезнең аерма нәрсәдә?
– Беренчедән, анда нигездә айти, компьютер юнәлешендә укыталар. Шулай да аермалыкларга караганда охшаш якларыбыз күбрәктер. Сер түгел, алар безнең өлге-модель буенча корылды. Аларда да балалар торып, интернат системасы буенча укый. Дөрес, быел анда кызларны да кабул иттеләр. Бездә телләр өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Кайбер фәннәрне сигезенчедә инглизчә дә укыта башлыйбыз. Хәтта чит ил мәктәпләрендә уку өчен имтихан биреп, көчләрен сынап караучылар да бар. Без шундый шартлар тудырырга тырышабыз: талантлы бала укырга килгән икән, ул үз мәсләген һичшиксез табарга тиеш. Инженер, укытучы, табиб булырга уйлыймы, сәләтен үстерергә мөмкинлек бирергә тырышабыз. Билгеле, лицейда бөтен шартларны тудырып булмый. Шуңа күрә хәзер Югары икътисад мәктәбе, КАИ, айти-парк һәм Иннополис белән хезмәттәшлек итәбез.
– Әлеге мактаулы исемлеккә эләгү нәрсә бирә? Укытучыларның хезмәт хакы артмыймы?
– Ни кызганыч, артмый, шартлар да шул килеш кала. Билгеле, республикадагы иң яхшы утыз мәктәп арасына эләгү абруебызны арттыра. Дөрес, әлеге исемлеккә эләгү нәтиҗәсендә лицеебызга 50 мең сумлык сертификат бирелде. Бу – уртак казаныш, әлеге акчаны ни-нәрсәгә тотыйк, дип укучыларыбызга да мөрәҗәгать иттек. Монда укучыларның да, укытучыларның да хакы бар: мәктәп өчен нәрсә алырга, бу акчаны нәрсәгә тотарга икәнлеген бергәләп хәл итәрбез.
– Югарыдан ярдәм тоясызмы?
– Соңгы елларда, чынлап та, Мәгариф министрлыгы, хөкүмәт матди-техник җиһазланыш, укытучыларның белемен күтәрү юнәлешендә мәктәпләргә зур игътибар бирә башлады. Моның әҗере балаларга кайта. Әйтик, безнең инглиз теле укытучысы Денис Колесников хәзерге вакытта Америкада ике айлык курсларда укый. Бу грантны Россиядә биш укытучы гына отты. Әле менә физика, математика укытучыларыбыз Сочида булып кайтты. Мәскәүгә, Петербургка белемен күтәрергә барырга җыенучылар да бар.
– Укучылар өчен “Сәләт”, ШТК җәйге лагерьлары бар. Безгә дә шундыйрак җәйләү кирәк иде, дип министрлыктан сораганыгыз юкмы?
– Әле сораганыбыз юк. Сәләтле балалар өчен Татарстанда мондый челтәрләр барлыкка килеп тора. Киләчәктә эшебезне күреп, безнең кебек берничә мәктәпне исәпкә алучы лагерь булдырсалар, билгеле, яхшы булыр иде.
Источник - http://www.vatantat.ru/index.php?pg=2929